Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым!

“Могҗиза” дигәч, күз алдына ниндидер аңлата, төшенә алмаслык бер күренеш килеп баса. Беренче кешеләр барлыкка килгәннән бирле, кешеләр һәрвакыт могҗиза эзләгәннәр. Хәзерге заманда да кешелек гел ниндидер бөек могҗизага өметләнә.

Минемчә, бу дөньяда могҗиза бар. Кеше – ул үзе дә бит бер зур могҗиза. Үз тормышында меңләгән вакыйгаларга эләккән, төрле рольләргә кергән, күпләгән хисләр ташкынында кайнаган кеше – искиткеч ачыш.

Тирә-юньгә игътибар итсәң, анда да бит могзиҗалар бик күп. Матур чәчәкләрнең атуын, ел фасылларының алмашынуын, сандугачның ягымлы сайравын тыңлау үзе ни тора! 

Сайтыма рәхим итегез!

Табигать могҗизалары

Бу бүлектә сез үзенчәлекле кошлар, хайваннар, бөҗәкләр һ.б. могҗизалар белән таныша аласыз.

Фактлар

Бу бүлектә кызыклы фактлар турында  кыска гына белешмәләр бирелә.

Фотолар

Әлеге бүлектә сез хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, гомумән табигать күренешләренең фотоларын карый аласыз.